«Татпотребсоюз» һәм Сбербанк авыл халкына автолавка, мобиль офислар эшен синхронлаштырды
Татарстан Республикасы авыл халкына хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеген арттыру максатларында «Татпотребсоюз» һәм Сбербанк үзләренең күчмә бүлекчәләренең – автолавкаларның һәм мобиль офисларның эш графикларын синхронлаштыру турында карар кабул итте. Әлеге инициатива авыл кешеләренә, вакытларын һәм акчаларын азрак сарыф итеп, бер чыгуда берьюлы берничә хезмәт күрсәтүдән файдалана алу мөмкинлеген бирәчәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.